"Беренче мәңгегә" йолдызлы сәгате

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

"Беренче мәңгегә"  йолдызлы сәгате, Космонавтика көненә һәм кешенең космик киңлеккә беренче очышының 65 еллыгына балалар китапханәсе диварларында Спас районы буенча беренчеләрдән булып хәрәкәт координаторы Карпейченкова Олльга Сергеевна үткәргән чара нәкъ шулай дип аталган.

Чарада Болгарның 2 нче мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары катнашты. Балалар Космос темасы белән кызыксындылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Очрашу нәтиҗәләре буенча күп кенә балалар космос һәм космонавтлар турындагы әдәбият белән җентекләбрәк танышырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International