Садретдинов Риязны Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Бурак мәктәбе укучысы Садретдинов Риязны Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!

Чара 2026 елның 27 мартында Казан шәһәрендә «В.А. Григорьев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81 нче рус-татар урта мәктәбе» МБМУ базасында узды. Р.С. Садретдинова җитәкчелегендә Рияз «Татар телендә Туган якны өйрәнү» номинациясендә чыгыш ясады һәм III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Талантлы укучыбыз белән горурланабыз! Риязга алга таба да уңышлар, кызыклы тикшеренүләр һәм якты җиңүләр телибез!
Чара «яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «балаларга иң яхшысы»федераль проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International