КИМ мәктәбенең педагогик коллективы бердәм рәвештә ГТО нормативларын тапшыруда катнашты.
Алар балаларны укытырга, квалификацияләрен күтәрергә һәм мәктәп чараларын оештырырга гына өлгерми, ә сәламәтлекләрен дә күзәтеп, спорт белән дә шөгыльләнәләр! Үзләренең физик әзерлекләрен тикшерү, укучыларына үрнәк күрсәтү һәм значоклар алу өчен алар ГТО нормативларын тапшырдылар.
Әлеге спорт чарасында 11 укытучы катнашты.
Педагоглар катлаулы сынауларны бик яхшы үтәделәр! Йөгерделәр, отжимание ясадылар, Иелделәр һәм башка бик күп нәрсәләр.
Һәр укытучыга нормативлар тапшыруда катнашуы һәм спортка мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәбез.
Һәм эстафетаны башка укытучыларга тапшырабыз.🙌