2026 елның 17-18 мартында балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Балаларга иң яхшысы» ярдәмче проекты кысаларында Бөтенроссия мәктәп спорт уеннарының муниципаль этабы узды.
Районның дүрт мәктәбеннән командалар баскетбол, мини-футбол, җиңел атлетика, эстафета, шашка, «Брейн-ринг», шулай ук яңа дисциплиналарда — контактсыз регби һәм киберспортта көч сынаштылар. Команда рухын үстерүгә юнәлдерелгән «Бердәмлектә көч» спорт квесты аеруча популяр булды.
Ярышлар йомгаклары буенча МБМУ Болгар урта белем бирү мәктәбе 2 командасы җиңү яулады, Өчкүл урта мәктәбе — икенче, Болгар урта белем бирү мәктәбе 1 өченче урынны алды.