Болгар каратистлары беренче урыннарны яулады

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 15 мартында Карелино спорт комплексында төрле стильле каратэ буенча мавыктыргыч ярышлар – Балтач районы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Катнашучылар "ката" (күләгә белән көрәш) номинациясендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Татамида Казан һәм Болгар (Спас районы) шәһәрләреннән, шулай ук Балтач районыннан 50 гә якын спортчы катнашты.

Уңышлы чыгышны аерым билгеләп үтәргә кирәк:
• Беренче урынны Козина Галина һәм Козина Наталья алдылар.
• Икенче урынны Рәхимов Самир, Курамшин Ратмир, Салмина Милана, Макеева Анна һәм Кучернко Артем яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International