16-23 март көннәрендә Татарстанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза!
Бу масштаблы вакыйга иң яхшылардан иң яхшыларын җыйды. Конкурсның зона этабында бөтен республикадан 92 педагог катнашты:
48-"Ел укытучысы" номинациясендә,
44-"Педагогик дебют" номинациясендә.
Сынаулар 5 мәйданчыкта: Алабугада, Чирмешәндә, Югары Осланда, Яр Чаллыда һәм Казанда узды.
Финалга (төбәк этабына) 62 педагог чыкты. Аларга Казанның «Адымнар» полилингваль комплексы һәм 179 нчы гимназия базасында Иң яхшы исем өчен көрәшергә туры киләчәк.
Спас муниципаль районы данын Антоновка мәктәбенең химия укытучысы Кузьмина Мәдинә Әхәт кызы яклый!
Конкурсантларны компетентлы жюри: Мәгариф министрлыгы, Профсоюзлар, мәгарифне үстерү институты вәкилләре, шулай ук узган еллардагы конкурсларда җиңүчеләр бәяләячәк.
Аңа барлык конкурс сынауларын да бик шәп узуын һәм жюрины үзенең профессиональлеге белән яулап алуын телибез! 🔥👏