Бүген Спас районында «Конструктив диалог» экосистемасын үстерү чаралары узды.
Проектның тематикасы-экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау. Төп максат-кызыклы һәм интерактив форматта катнашучыларга бик мөһим һәм җитди темаларны җиткерү, алар арасында цифрлы гигиена, деструктив агымнарга вербовкага каршы тору, манипуляцияләрдән яклау һәм башка катлаулы актуаль темалар.
Спикерлар булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре чыгыш ясады. Алар Спас муниципаль районының белем бирү учреждениеләре укучылары өчен квиз, кейс-чемпионат үткәрделәр.
Мондый чаралар үзләрен, якыннарын һәм җәмгыятьне төрле куркынычлардан саклый алырлык аңлы буын тәрбияләү өчен бик мөһим.
Иртәгә куркынычсыз булсын өчен бүген Бергә!
Проект Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр ресурс үзәге тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.