Ел саен 14 мартта Россиядә Иван Федоровның 1564 елда беренче басма «Апостол» китабы чыгу белән бәйле Православие китабы көне билгеләп үтелә.
Балалар китапханәсендә санатор интернат-мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары һәм 2 нче мәктәпнең 6А сыйныф укучылары өчен «Книжный мир православия» дигән рухи сәгать үткәрелде.
Иеромонах Серафим Карпухин балаларга православие китапларының әһәмияте турында сөйләде, Борынгы басмаларны («Апостол», «Часослов») күрсәтте һәм файдалы рухи әдәбиятны тәкъдим итте. Укучылар монахлар иҗат иткән беренче кулъязма һәм басма китапларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чара тәмамлангач, китапханә бүләк алды — китаплар җыелмасы, ә һәр балага китап тапшырылды.