2026 елның 05 мартында Спас муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы уздырылды. Әлеге утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Спас тармак технологияләре техникумында коррупция күренешләрен кисәтү эше турында.
- Спас муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган барлык төр программалар буенча исәпкә кую һәм торак бүлеп бирү барышында коррупциячел хокук бозуларны кисәтү эшен оештыру турында
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү каралды.
Коррупциягә каршы көрәш буенча 2026 елга төп бурычлар куелды.