Алкоголь продукциясен сату белән шөгыльләнүче контрольдәге субъектларга карата үткәрелә торган профилактик чаралар

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның гыйнварында барлыгы 1,1 мең дал алкоголь продукциясе сатылган (2025 елда – 1,3 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату 12% ка кимегән, шул исәптән: Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре тарафыннан 0,1 мең дал сатылган (2025 елда – 0,2 мең дал), сату 33% ка кимегән.; фирма челтәре буенча 0,16 мең дал алкоголь продукциясе сатылган (2025 елда – 0,23 мең дал) узган ел белән чагыштырганда сату 31% ка кимегән; коммерция структуралары тарафыннан 0,8 мең дал сатылган (2025 елда – 0,9 мең дал), сату 3% ка кимегән.

Читтән кертелә торган алкоголь продукциясе буенча сату 6% ка кимегән, читтән кертелә торган аракы буенча сату узган елның шушы чорына карата 51% ка арткан.

Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясе буенча, аракы буенча кебек үк, сату узган ел белән чагыштырганда 16% ка һәм 15% ка кимегән.

Агымдагы елның гыйнварында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 0,6 литр тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 88% тәшкил итә.

Агымдагы елның гыйнварында территориаль орган белгечләре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча контроль чаралар үткәрү барышында балигъ булмаганнарга («зубр»ҖЧҖ) алкоголь продукциясен ваклап сату факты ачыкланды.

Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча түбәндәге чаралар күрелде:

- 2 карар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 14.16 маддәсенең 2.1 өлеше буенча 100 000 сумга (ташламаның 50% уч исәпкә алып) чыгарылды.

      «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында мөрәҗәгатьләр кермәде.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International