Ел саен 21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу мөһим бәйрәм, ул дөньяның тел төрлелеген саклап калу һәм хөрмәт итү кирәклеген искә төшерә.
«Антошка» балалар бакчасы балалары өчен китапханә хезмәткәрләре «Туган тел! Ул минем өчен кадерле, ул минеке!» дәрес-уен үткәрделәр.
Чара барышында балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында белделәр. Тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк.