2026 елның 16 февралендә җирлекара үзәк китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган интерактив музыкаль-әдәби программа булды.
Аның кысаларында П.И. Чайковский исемендәге Концерт залыннан А.В. Александров исемендәге Россия армиясенең җыр һәм бию Академия ансамбле чыгышының онлайн-трансляциясе оештырылды. Программа хәрби, патриотик, халык җырларын, рус һәм чит ил музыкасы классикасын, рухи композицияләрне үз эченә алды. Аеруча зур игътибар «Изге сугыш» һәм «Несокрушимая и легендарная» кебек әһәмиятле әсәрләргә бирелде.
Концерт номерлары арасында кунаклар тематик викторинада катнаштылар, шулай ук "Бердәмлектә һәм татулыкта" китап һәм журналлар күргәзмәсе белән таныштылар.