2026 елның 11 февралендә район мәдәният йортында ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Закирова Р.Р., Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу булды.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Закирова Р.Р. 2025 елга йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге өлкән икътисадчысы Матросова Альбина Наилевна җентекләп сөйләде.
Территорияләрне төзекләндерү, квалификацияле кадрлар, медицина хезмәткәрләре җитмәү һәм эшмәкәрлек өлкәсендә башка борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара бай һәм нәтиҗәле узды.