«Кояшкай» балалар бакчасы балалары мәшгульлек үзәгендә булдылар. Экскурсиянең максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү.
Кызыксынучан кунакларны кадрлар үзәге белгечләре ачык йөз белән каршы алды, алар балаларны эшләренең ничек оештырылуын карарга чакырды.
Экскурсия барышында Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кадрлар үзәгенең нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр һәм белгечләрнең эш урыннарын күрделәр.
Балалар бик теләп мәсьәләләрне чиштеләр,табышмакларны аңладылар, "Һөнәрне бел" дигән пазллар җыйдылар, сорауларга җавап бирделәр.
Чара "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында узды.