2026 елның 11 февралендә Спас районы үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залы 1 нче Болгар мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына Мәскәүнең Чайковский Концерт залыннан программа тәкъдим итте.
Укучылар Николай Римский-Корсаков музыкасын («Три чуда», «Полет шмеля») ишеттеләр һәм сәхнәдә үк җанланган Лилия Чистинаның ком анимациясен күрделәр. Чара А.С. Пушкинны искә алу көненә һәм «Солтан патша турында» әкиятенең беренче басылуына 195 ел тулуга багышланган иде. Чара барышында балалар комнан рәсем ясау техникасы белән таныштылар һәм тематик китап экспозициясе ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты турында күбрәк белделәр.