Күргәзмә 2026 елның 11-13 февралендә Лаеш районында "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексы территориясендә уза. Күргәзмәдә АПК казанышлары күрсәтелә.
Балалар агросәнәгать комплексында алдынгы технологияләр һәм инновацияләр, иң яңа авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары белән таныштылар.
Чара "Балалар һәм яшьләр" милли проекты "Балаларга иң яхшысы" подпроекты кысаларында үткәрелә.