Спас районыннан даими нигездә махсус хәрби зонага йөкләр җибәрелә.
Әлеге хәрби тралга Болгар урман хуҗалыгы хезмәткәрләре түгәрәк агач төягәннәр. Агач һәм пиломатериаллар блиндажлар һәм ышыклар төзегәндә бик кирәк. Аңлашыла торган сәбәпләр аркасында, хәрбиләргә якын-тирәдә агач кисү мөмкин түгел. Шуңа күрә бүрәнәләрне тыл төбәкләреннән китерергә туры килә.
"Волга" кушаматлы якташыбыз махсус хәрби операция зонасыннан хәрби трал руле артында беренче тапкыр гына кайтмый.
Егетләребезгә юлда уңышлар һәм куелган бурычларны үтәүдә уңышлар телик.