2026 елның 9 февралендә Татарстан Дәүләт Советында мәгариф органнары җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен Парламент дәресе-2026 башлануга багышланган семинар узды.
Чараларның тематикасы хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. 16-28 февральдә төбәкнең барлык мәктәпләрендә депутатлар белән берлектә оештырылган дәресләр узачак. Параллель рәвештә мәктәп укучылары һәм педагоглар арасында иҗади һәм методик эшләр конкурсы үткәрелә (муниципаль этап — 2 февральдән 27 февральгә кадәр). Район вәкилләре семинарны оештыруда катнаштылар.