2026 елның 7 февралендә Болгарның 2 нче мәктәбендә «Мәктәп волейбол лигасы» муниципаль этабы узды.
Җиңү өчен 9 мәктәп командасы көч сынашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Болгарның 1 нче урта мәктәбе командасы алды, икенче урынны — Никольск урта мәктәбе, өченче урынны Болгарның 2 нче урта мәктәбе алды.
Җиңүчеләрне кубоклар, дипломнар, медальләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.