Өчкүл авыл китапханәсе китапханәчесе Зоя Шеронова "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабында катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
Конкурсант Спас районы данын "Хатын-кыз – Мәдәният һәм рухият" номинациясендә яклады.
Сигез районнан егерме сигез катнашучы, шул исәптән Зоя Владимировна да, төрле формада үзләре, мавыгулары, казанышлары турында сөйләделәр.
Өчкүл авылының күп балалы әнисен уллары, мәктәп укучылары Матвей һәм Тимофей якладылар.