Туган тел (татар) буенча республика олимпиадасында Галәветдинов Азат призер булды.

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Рус телендә белем алучы мәктәпләрдә укучылар өчен Туган тел (татар) буенча республика олимпиадасы призеры булып Никольская урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Азат Галәветдинов танылды.

Азатны татар теле укытучысы Гаряпова Г.Н. әзерләде.    
Азат белән Галия Нәкыйф кызын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Республика олимпиадалары «Яшьләр һәм балалар» өстенлекле милли проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International