«Яңа тормыш» газетасы хезмәткәрләре ГТОның алтын билгеләрен алу белән югары һөнәри осталык һәм физик әзерлек күрсәттеләр.
Алар спортны тормыш нормасы буларак пропагандалап, коллегалары һәм укучылары өчен үрнәк булып торалар.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы, «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп компонентларыннан берсе буларак, халыкның барлык категорияләрендә, шул исәптән хезмәт коллективларында да сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән.