"Чишмәкәй" балалар бакчасында балалар бакчалары җитәкчеләре өчен семинар узды.

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 29 гыйнварында Болгар шәһәренең «Родничок» балалар бакчасында Спас районы балалар бакчалары җитәкчеләре өчен «Балалар бакчасы һәм гаилә партнерлыгы» темасына семинар узды.

Педагоглар Туган тел, эстетик тәрбия , балалар сәламәтлеге, хезмәт һәм гаилә тәрбиясе кебек юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Ата-аналарны агартуга һәм аларны балалар бакчасына җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде. Балалар бакчасы мөдире Перегудова С.Г. гаиләләр белән эшләүдә яңа тенденцияләр һәм бурычлар турында сөйләде.

Чара Россия халыклары бердәмлегенә багышланган "Дуслык әйлән-бәйлән" уртак чарасы белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International