23-25 гыйнвар көннәрендә Казанда 2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә дәрт кайнады.
Спас муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә тренер Елистратов Анатолий Владимирович җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр яхшы әзерлек, спорт рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Безнең спортчыларның нәтиҗәләре: Сагирова Зарина – 3 урын, Рожкова Виктория – 3 урын, Хәйруллин Марсель – 5 урын.
Балаларыбызга үсешләрен дәвам итүләрен һәм спортта яңа үрләргә ирешүләрен телибез!