2026 елның 21 гыйнварында МББУ «Балалар сәламәтләндерү үзәгендә» балалар ышаныч телефоны темасына багышланган мөһим мәгълүмати әңгәмә узды. Каратэ секциясе педагогы Рәшит Зәйнетдин улы Зиатдинов дәресләр алдыннан үз шәкертләре белән очрашып, авыр минутларда ничек һәм ни өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.