Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – Министрлык) ел саен тармак һәм һөнәри-квалификация үсеше буенча кадрларга ихтыяҗны фаразлый, моның кысаларында кадрларга перспективалы ихтыяҗ турында Бөтенроссия эш бирүчеләре сораштыруы (алга таба – Сораштыру) үткәрелә.
Быелгы елда Россия Хезмәт министрлыгының ФДБУ «ВНИИ труда» платформасында узган сораштыруда республиканың 6,3 мең эш бирүчесе катнашты.
2026 елдан башлап Сораштыруны «Эш Россиядә» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Бердәм санлы платформасында (https://trudvsem.ru/ алга таба – Портал) үткәрү гамәлгә ашырылачак. Сораштыру үткәрү сроклары – 2026 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр.