Исегезгә төшерәбез, коммерция объектлары (сәүдә нокталары, кафе, кибетләр, офис биналары, складлар һ.б.) милекчеләре янәшәдәге территорияне һәм парковкаларны кар явудан соң вакытында чистартырга гына түгел, ә аны территориядән мөстәкыйль рәвештә чыгарырга да тиеш.
Бу чаралар җәяүлеләр һәм автотранспортның имин хәрәкәтен тәэмин итүгә, шулай ук кышкы чорда бөкеләрне һәм авария хәлләрен булдырмауга юнәлдерелгән.
Биналарның түбәләренә игътибар итәбез! Аларны һичшиксез кардан һәм боздан чистартырга кирәк. Көтелмәгән вәзгыять очрагында кешеләр зыян күрергә мөмкин!
Кар чыгару өчен махсус оешмалар һәм махсус урын бар. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүне Спас МР административ комиссиясе тикшереп тора һәм таләпләр үтәлмәгән очракта штрафлар сала.