Никифорова Полина Татарстан Республикасы Рәисе белән тантаналы очрашуга чакырылды

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Болгарның 2 нче урта мәктәбенең 11 «а» сыйныфы укучысы Никифорова Полина Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов белән тантаналы очрашуга чакырылды.

Чара һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты һәм инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләүгә багышланган.

Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты («Балаларга иң яхшысы» ярдәмче проекты) кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Полина "Профессионаллар" чемпионатының йомгаклау этабында "Мода технологиясе. Юниорлар" компетенциясендә көмеш медаль яулады. (җитәкчесе Выжленкова О.В.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International