2026 елның 11-14 гыйнварында Казанда «Дуслык» оешмасы базасында «Олимпка юл» республика олимпиадасының Инглиз теле буенча йомгаклау этабы узды. МББУ «Болгар 2 нче урта мәктәбе» укучылары Пахомова Мария, 8 нче сыйныф укучысы һәм Корнеева Надежда, 11 нче сыйныф укучысы призерлар булдылар. Кызларны МББУ «Болгар 2 нче урта мәктәбе»нең Инглиз теле укытучысы Гыйматдинова Г.Н. oзерләде.
Мария, Надежда һәм Гөлшат Нәкыйф кызын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!