Кояшлы, салкын кыш көнендә безнең китапханәгә килгән балалар үзләренең кулинария шедеврын ясау мөмкинлеге алдылар һәм бик рәхәтләнеп прәннекләр ясадылар.
Мастер - класста катнашучыларның барысы да өйләренә тәмле, матур, хуш исле сувенирлар һәм бик күп уңай тәэсирләр алып кайттылар! Чара җылы, күңелгә ятышлы булып узды, Мелания Альбертовнага җылылык һәм яшь укучыларыбызга бүләк иткән файдалы күнекмәләре өчен рәхмәт белдерәбез!