КИМ мәктәбе укучылары #технологик лидер! фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләр булдылар.
Растворова Арина (6 класс) "Өй метеостанциясе" дигән проектын яклады һәм "Мин - тикшерүче" секциясендә беренче урынны алды.
Зарипов Динар (9 класс) «LEGO VEXIQ нигезендә хәрби робототехника» проектын тәкъдим итте һәм катнашучы сертификатын алды.
Чара Татарстанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Балалар югары дәрәҗәдәге оештыру белән илһамландылар һәм фәнни эшчәнлекләрен дәвам итәргә булдылар!