13-14 декабрь көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында (Казан шәһәре) «Телләр планетасы» республика лингвострановедик турниры узды.Анда Спас районы мәктәпләре укучылары катнашты.
Безнең районнан Кошкина Алиса (7 класс, 1 нче мәктәп), Ибраһимов Егор (9 «А» класс,1 нче мәктәп ), Пахомова Мария (8 «б» класс, 2 нче мәктәп), Наумова Елизавета (8 «Б» класс,2 нче мәктәп) һәм Лукашина Ирина (10 класс, 2 нче мәктәп) чыгыш ясадылар.
Турнир программасы 3 этаптан торды: индивидуаль этапта - тест үткәрде, парлы этапта - парлы диалог алып барды, команда этабында - команда белән үз проектын якларга кирәк иде. Барлык 3 этап инглиз телендә булды.
Мария Пахомова шәхси зачетта иң күп балл җыя алды һәм II дәрәҗә дипломга лаек булды. Спас районыннан калган укучыларга сертификатлар тапшырылды.
2нче мәктәпнең Инглиз теле укытучысы Гөлшат Нәкыйф кызы Гыйматдинова безнең район командасы җитәкчесе иде. Аңа Рәхмәт хаты бирелде.