Болгардан «Антошка» балалар бакчасы тәрбиячесе Петрова Валентина Владимировна Арчада «Мин ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ һәм эшлим - 2025» конкурсында катнашты.
Ул үз шәкертләре турында ролик тәкъдим итте, алар белән татарча сөйләде һәм уйнады. Моның өчен Валентина Владимировна катнашучы дипломы һәм тамашачылар симпатиясе призы белән бүләкләнде.