4 декабрьдә - гадәти булмаган көн, ә әкияти, тылсымлы һәм үзенчәлекле көн, ул якынлашып килүче Яңа елга, ә атап әйткәндә - Кыш Бабайга бүләкләр тапшыру һәм хатлар язу көненә багышланган.
Бу көнне безнең Резиденциядә иң кечкенә кунаклар - “Кояшкай” МББББУ нәниләре булды. Алар үз открыткаларын назлы сүзләр белән имзалаучылар, хыялланган бүләкләрнең рәсемнәрен ясаганнар, шуның белән безнең яңа ПОЧТА эшен ачканнар.
Ә теге тылсымлы итек беренче хатларны кабул итте! Һәм без гарантиялибез: һәрбер яхшы сүз һәм һәр бәхет теләге һичшиксез тормышка ашачак, ә Кыш Бабай иң изге теләкләрне үтәячәк! Балалар китапханәсендә (Резиденциядә) балаларны берничә бәйрәм локациясе көтә иде: Яңа ел фотозонасы, «Кышкы экспресс», «Кыш Бабай остаханәсе» һәм башкалар. Кыш Бабай һәм әкият геройлары - Убырлы карчык һәм Куянчик балаларны аеруча сөендерделәр, алар чын әкият атмосферасын тудырдылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, якынлашып килүче бәйрәмгә чын күңелдән шатландылар.