2025 елның 4 декабрендә, «Кеше хокуклары» бөтенроссия дәресе кысаларында, Болгарның 1 нче урта мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Хокуклар һәм бурычлар» дәресе-уены узды.
Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Спас районындагы иҗтимагый ярдәмчесе белән бергә балалар хокук бозуның реаль очракларын карадылар һәм аларны закон нигезендә хәл итү юлларын таптылар. Уен укучыларга төп хокукларны һәм бурычларны белергә ярдәм итте.