Бүген Спас муниципаль районыннан «Бозда һәм суда уяу булам» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГИМС Үзәге Кама Тамагы участогының Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы С. А. Шалашов конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләде:
– Сәитова Михея, "Колосок" балалар бакчасы МББМУ
- Мошков Антон, Иванов Матвей, Остудин Тимофей, Наседкин Глафир, МБМУ «Полянка УББМ»
Котлыйбыз!