Болгар санаторий интернат-мәктәбендә чираттагы гомуммәктәп линейкасы вакытында Еланский Дмитрийга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгесен тапшыру тантанасы булды.
Бүләкне физкультура укытучысы һәм остазы Василий Дмитриевич Балакирев тапшырды.
Бу бүләк безнең яшь спортчының көчен, җитезлеген һәм чыдамлыгын раслый. Сәламәт һәм актив буын үсә! ГТО комплексы спорт талантларын ачыклап кына калмый, чын характер да тәрбияли.
Чын күңелдән чемпионыбызны лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа спорт үрләренә омтылуны дәвам итәргә телибез!