2025 елның 20 ноябрендә Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган мәктәпләр укучыларының республика фестиваленең зона этабы узды.
Безнең район фестивальдә Туган тел һәм әдәбият укытучысы Г.М. Фәйзиева җитәкчелегендәге "Шатлык" театр коллективын "Халык иҗаты" номинациясендә тәкъдим итте.
Фестиваль нәтиҗәләре 2025 елның 5 декабрендә билгеле булачак.