20 ноябрьдә Болгар кадет интернат-мәктәбе базасында ТР Спас районы мәктәпләре арасында ярышларның муниципаль этабы узды. 10 команда катнашты, алар дроннар белән идарә итү һәм трассаларны симуляторларда узу күнекмәләрен тикшерделәр.
Ярышлар призерлары:
Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү: Терехин Матвей (1 нче урын), Семенов Данил (2 нче урын), Бедаш Захар (3 нче урын).
Трассаны симуляторда узу: Челышев Илья (1 нче урын.), Беликов Данил (2 нче урын.), Неклюдов Тимофей (3 нче урын.).
Болгар кадет мәктәбе командасы беренче гомумкоманда урынын яулады 🏅
Катнашучыларга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!