Болгарның 1 нче урта мәктәбендә "Пушкиннан Шекспирга кадәр" мәктәп театрлары конкурсы узды.
Конкурста районның 5 мәктәбе рус һәм инглиз телләрендә куелган спектакльләр белән катнашты. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: Инглиз театры II урын — Болгарның 1 нче урта мәктәбе («Буратино маҗаралары»), III урын-КИМов урта мәктәбе («Колобок»). Рус театры I урын-Иске Рәҗәп урта мәктәбе («Үткән сугыш кайтавазы»).
Барлык катнашучыларга да мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.