Спас районының башлангыч сыйныф укытучылары Антоновка урта мәктәбендә семинарга җыелдылар. Укучыларның укуга кызыксынуын үстерүдә һәм универсаль уку хәрәкәтләрен формалаштыруда педагогның роле турында фикер алыштылар. Дәресләрне карадылар, мастер-классларда һәм практикумнарда катнаштылар, мәгариф бүлеге методистыннан кыйммәтле тәкъдимнәр алдылар. Нәтиҗәләр уңышлы һәм файдалы дип табылды.