Ата-аналар һәм балалар балалар сәламәтләндерү үзәгендә Кыш көне суда куркынычсызлык темасына очраштылар. Педагог Зыятдинов Р.З. балаларга бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләде һәм өлкәннәргә балаларны контрольдә тотуның мөһимлеген аңлатты. Очрашу сулыкларда ял итүнең имин культурасын формалаштыру буенча уртак чаралар турында фикер алышу белән тәмамланды.