17-18 ноябрь көннәрендә Аксубайда 2012-2013 елгы яшүсмерләр командалары арасында футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.
Ярышлар дүрт төркемчә форматында оештырылды, аларның һәркайсында өчәр команда бар иде.
Безнең команда Алексеевскидан 2:0 исәбе белән җиңелде. Аннары безнең егетләр Чистайны 4:0 исәбе белән җиңделәр. Бу нәтиҗәләр безнең спортчыларга төркемчәдә икенче урын алырга һәм 1/4 финалга чыгарга мөмкинлек бирде.
Әмма чирекфиналда безнең егетләр Нурлатның «Факел» командасына 2:0 исәбе белән оттырды.