Татарстан Республикасының Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары, подполковник Гыйлметдинов Марат Хәйдәр улы җитәкчелегендә 19 ноябрьдә егетләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озату тантанасы үткәрелде.
Район башлыгы Р.Л. Исланов исеменнән башкарма комитет җитәкчесе М.В. Шеронов чыгыш ясады. Ул булачак солдатларны котлады, һәр граждан өчен хезмәтнең мөһимлеген ассызыклады һәм яшь егетләрнең Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәячәгенә ышаныч белдерде.