Болгарда мини-футбол буенча ярышлар ачылды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Болгарда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча ярышларны ачу тантанасы булды. Стартка Әлки, Апас, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Чирмешән, Ютазы һәм Спас районнарыннан унбер команда чыкты.

Спортчыларны кабул итүче як исеменнән Спас районы башлыгы Роман Исланов сәламләде. Ул катнашучыларга гадел уен, яхшы кәеф һәм якты тәэсирләр теләде. Роман Леонидович шулай ук командаларга уңышлар, команда рухы һәм югары нәтиҗәләргә ирешү символы буларак вымпеллар тапшырды.

Чараның тантаналы өлешен «Хәрәкәт» хореография коллективы һәм «Любо» халык казак ансамбле чыгышлары бизәде. Ачылу тантанасы тәмамланганнан соң, кырда турнирның беренче матчлары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International