2025 елның 14 ноябрендә Спас районы мәктәпкәчә учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләренең педагогик осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.
Финалга Биш катнашучы чыкты, алар видеороликлар, визит карточкалары һәм татар телендә диалог алып бару сәләтен тәкъдим итүдә ярыштылар.
Конкурс йомгаклары буенча «Антошка»балалар бакчасы тәрбиячесе Петрова Валентина Владимировна җиңде. Аның эше республика дәрәҗәсендә районны тәкъдим итә.
Икенче урынны Медведева Юлия Владимировна («Родничок») алды.
Өченче урында Гусева Анастасия Алексеевна ("Теремок"), Бельбасова Елена Михайловна ("Колосок") һәм Пашагина Алена Сергеевна ("Солнышко").
Барлык катнашучыларны уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба һөнәри казанышлар телибез!