2025 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткәрләргә хокукларны яклау һәм ярдәм мәсьәләләре буенча телефон "кайнар линия" ачылачак.
"Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;
- чакыру тәртибен бозу турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;
- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;
- медицина белән тәэмин итү һәм тернәкләндерү мәсьәләләре турында;
- һәм хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр.
"Кайнар линия" телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерында хәбәрләр өчен 7 960 049-68-14 Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Гражданнарга консультацияләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы вәкилләре, «Татарстан Республикасы авиациясенә, армиясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт оешмасы, «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» АНО бирәчәк.