Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 11 мартындагы 231 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга бер мәртәбә бирелә торган субсидия бирелә.
Бер мәртәбә бирелә торган субсидия:
үз составында булган гаиләләргә йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендә 100000 сумнан артмаган газ җиһазлары сатып алу буенча факттагы чыгымнар күләмендә:
Гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган субсидия 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрү буенча хезмәт күрсәтү турында шартнамә булган очракта бирелә.
Хисапта:
- җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләре (газ кертү һәм йорт эчендәге газ челтәрләрен төзү);
- йорт эчендәге газ җиһазлары (һәр төрнең исеме бердән артык түгел) һәм газны исәпкә алу приборлары сатып алу.
Бер мәртәбә бирелә торган субсидия бирү турында гаризаны даими яшәү урыны буенча теркәлгән Торак урын милекчесе, мөрәҗәгать итүче белән бергә яшәүче гражданнарны күрсәтеп, яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына тапшырырга мөмкин
Бер мәртәбә бирелә торган субсидия бирү өчен кирәкле документлар исемлеге: