Спас районында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын отличие билгеләре тапшырылды
Югары бүләккә лаек булдылар:
•Мария Филиппова
•Елена Тарасова
Лидия Ляпина
•Елена Кузнецова
•Любовь Истопленникова
💬 ГТО тестлаштыру үзәге администраторы Татьяна Парфенова:
«Безнең өчен олы буынның ГТО хәрәкәтендә актив катнашуы аеруча кадерле. Бу хатын-кызлар спорт белән даими шөгыльләнүнең теләсә кайсы яшьтә дәрт һәм тормыш энергиясен сакларга ярдәм итүенең яхшы үрнәген күрсәтәләр».
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, сынауларга әзерләнү физик форманы яхшыртып кына калмады, яшьлекне искә төшереп, якты хисләр дә бүләк итте.
Аларның үрнәге район яшьләрен актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә рухландырачак!