Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «ГТОда без бердәм» муниципаль рәсем конкурсында җиңүчеләргә ГТО символикасы белән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Николаевич Ермилин балаларны җиңүләре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Конкурсның максаты:
- милли бердәмлек һәм Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләү;
- ГТО аша сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау.
Жюрига катнашучыларның эшләрен бәяләү бик авыр булды. Һәр рәсем игътибарга һәм, әлбәттә инде, җиңүгә лаек. Барлык эшләр дә үзенчәлекле һәм креатив, әмма, барлык конкурслардагы кебек үк, җиңүчеләр дә бар.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
9-12 яшь:
1-нче урын Ранифа Абрарова(Ким УББМ), Мария Андрющенко (Полянка УББМ);
2 нче урын-мур Сафин (Бураково УББМ),Нина Прокофьева (Антоновка УББМ).;
3 нче урын-Емелюшина Арина (Өчкүл УББМ),Полина Сычева (Өчкүл УББМ).
13-16 яшь:
1 нче урын- Алина Шәйхетдинова (2 нче мәктәп);
2 нче урын - Камилла Шакирова (П.А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбе);
3 нче урын Алина Төхвәтуллина (Бораково УББМ).
Тест үзәге иҗади эшләр әзерләгән барлык балаларга рәхмәт белдерә, җиңүчеләрне һәм призерларны котлый!